Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилы Дарья Антипова Россия Олимпия резервлары исәбенә кертелде

Башкортстан республикасының башкаласы Уфада «Россия — спорт державасы» Халыкара спорт форумы булып узды.

Әлеге чарада төрле елларда үткәрелгән Олимпия уеннарыны чемпионнары һәм призерлары катнашты. Форум эше барышында Россия президенты Владимир Путин илдә спортны үстерү һәм популярлаштыру турында план белән чыгыш ясады. Илкүләм мөһим бу чарада якташыбыз Дарья Антиповага Россия резервларына кертелүе турында Сертификт тапшырылды.

Лениногорскида исеме танылган спортчы кызыбыз, икүләм һәм Европа илләре арасында узган ярышларда да зур уңышларга ирешкән иде. Ул быел Европа Беренчелегендә җиңү яулап алды. Дарьяның тренеры Артур Галиуллинны һәм спортчы якташыбызны Олимпия резервларына кертелүе белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев