Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорскилылар танылган боксчы Валуев алдында сынатмады: сигез җиңү - безнеке

Лениногорскида яшь бокс осталарының 17нче төбәкара турниры булды.

Әлеге турнирга кунак булып танылган спортчы, авыр үлчәмдәге көрәшчеләр арасында дөнья чемпионы булган Николай Валуев килде.

Турнир төрле төбәкләрдән бик күп талантлы боксчыларны җыйды. Спортчылар югары дәрәҗәдә әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Ә тамашачылар исә динамика һәм спорт дәрте белән тулы, мавыктыргыч көрәш шаһитлары булдылар. Бәйгедә Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Казан шәһәрләреннән, Марий-Эл һәм Башкортстан республикаларыннан командалар катнашты. Барлыгы 40 тан артык спортчы медаль өчен көрәште. Танылган боксчы алдында берсенең дә сынатасы килмәде.

Николай Валуев аларга спорт үҗәтлеге һәм  чыдамлылыгы, уңышлар теләде. Яшь боксчыларны шулай ук Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов та сәламләде. Бәйгенең иганәчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды, аларның балалар спортына керткән өлешләрен югары бәяләде.

Турнир нәтиҗәләре буенча лениногорскилылар арасында беренче урыннарны Карина Хәсәнова, Руслан Кашапов, Даян Мөхәммәдиев, Булат Хисмәтов,  Евдоким Иванов, Айдар Хәсәнов, Адель Һидиятов, Булат Гобәйдуллин яулады. Булат шулай ук «Турнирның иң яхшы боксеры» дип аталган аерым приз белән бүләкләнде. Икенче урыннарга Вадим Сурков һәм Әмин Морзаяров лаек булды.

Исламия Галимова

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев