Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның чаңгычылары кышкы сезонны ярышлар белән ачып җибәрде

Чаңгы узышлары буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә һава торышының җилле, салкынча булуы да комачаулый алмады.

Ярышлар нәтиҗәсе:  ун – алтын, җиде – көмеш һәм алты – бронза.

Ярышлар узган якшәмбе көнне шәһәрнең урман паркы зонасында узды. Чаңгычыларга үзләренең яшь төркемнәренә карап билгеләнгән, 500 метрдан алып, 5 километрга кадәр араны үтәргә туры килде. Әмма беренче бәйгене көтеп алган спортчылар, дистанциянең һәм һава торышының нинди булуына игътибар биреп тә тормадылар. Үз төркемнәрендә алтын медальләргә Иван Зайцев, Эвелина Захарова, Булат Шакиров, Камилла Щербакова, Кәрим Сәхапов, Кристина Муравцева, Андрей Архипов, Антон Рыков, Дарья Уланова, Артем Тимошкин ия булды

Икенче урыннарны яулап, көмеш медальләр алуга, яшь чаңгычылар: Илья Муравцев, Тимур Галеев, Динә Сәгъдиева, Богдан Умбиталиев, Аделина Вафина, Дамир Латыйпов, Нияз Хамматов иреште

Азамат Абдуллин, Дамир Зиганшин, Анастасия Захарова, Серафим Зарубежнов, Айдар Хакимов һәм Аяз Вафин –  өченче урыннарда.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X