Лениногорскиның «Джеб» клубы боксчыларында - дүрт алтын
Лениногорск 3 нче спорт мәктәбенең “Джеб” бокс бүлегендә тәрбияләнүчеләр истәлек турнирыннан 4 алтын һәм 2 көмеш яулап кайттылар.
Халыкара һәвәскәр бокс ассоциациясенең халыкара категорияле хөкемдары Зиннур Абдрәшитов истәлегенә багышланган IV турнир Азнакайда узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстаннан 150 спортчы катнашты.
Лениногорскиның “Джеб " бокс клубы тренеры Артур Галиуллинның шәкертләре бу ярышларда югары казанышларга ирештеләр. Аларның дүртесе-Захар Марков, Рафаэль Камалов, Әмир Кыямов, Никита Салдаев турнирның алтынына хуҗа булды.
Икенче урыннар һәм көмеш медальләрне Тимур Зиннуров һәм Денис Акопов яулады.
«Турнирда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы яшь боксчылар өчен аеруча әһәмиятле булды. Медальләрне һәм дипломнарны аларга ярышларның мактаулы кунагы — Россия чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Фоат Гатин тапшырды. Зиннур Абдрәшитов истәлегенә үткәрелүче турнир үзенең югары статусын тагын бер кабат раслады. Ул безнең төбәкнең спорт тормышында мөһим вакыйгага әверелде. Мондый бәйгеләр боксны үстерүгә һәм яңа талантлы спортчыларны ачыклауга зур ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте җиңүчеләр һәм призёрлар тәрбияләгән остаз Артур Галиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев