Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яулады

Илкүләм бәйге бәйрәм көннәрендә Удмуртия республикасының Можга шәһәрендә үтте.

Ул Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Алексей Петрович Обрезкин истәлегенә уздырылды. Батырлык һәм тиңдәшсез баһадирлык үрнәге булган якташлары истәлегенә Можгада бу ярышларны 2000нче елдан бирле үткәреп киләләр. Быел ул 24 нче кабат узды. Көрәш бәйгесе 18 яшькә кадәр булган спортчылар арасында барды. Көч сынашуларга Россиянең 12 регионыннан 200 грек-рим көрәшчесе килгән иде.

Лениногорск спортчылары илкүләм бу ярышларда бик уңышлы чыгыш ясадылар. Аларның икесе – Илмир Мәрданшин һәм Макар Зубаровский бәйгенең икенче - өченче урыннарына лаек булдылар. Шәһәребезнең 8 нче мәктәп укучысы Илмир Мәрданшин 65 килограммга кадәр авырлык котегориясендге көрәшчеләр арасында бил алышты. Ул бәйгенең беренче минутларыннан үзенең бик җитди көндәш булуын күрсәтте. Нәтиҗәдә көмеш призга ия булды.

Илкүләм ярышларда катнашкан тагын бер Лениногорск грек-рим көрәшчесе – Макар Зубаровский  Можгада узган Бөтенроссия ярышларында да үзен күрсәтми калмады: 80 килограммга кадәр авырлык категориясендәге көрәшчеләр арасында көч сынашты һәм ярышларның бронза призын яулады. Илкүләм бәйге призёры Лениногорскиның 6 нчы мәктәбендә укый.

Грек-рим көрәшенең яшь осталары 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнә. Аларның остазлары – Руслан Сергеевич Лущиков һәм Владимир Алексевич  Майоров.

 

фото: 3нче спорт мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев