Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре медальләр яулап кайтты (+фотолар)

Түбән Кама шәһәрендә 14 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Анда Татарстанның 12 шәһәреннән: Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Казан, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Саба, Урыссу, Чистай һәм Лениногорскидан 248гә якын көрәшче катнашты. 

Лениногорскиның 3 нче комплекслы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясап, алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулады. 

Үз үлчәү категориясендә 13нче мәктәп укучысы Павел Антонов белән 12нче лицей укучысы Егор Гамза алтын медаль иясе. Икенче урынга, ягъни көмеш медальгә 11нче гимназия укучысы Ринат Хәбибуллин лаек булды. Өченче урынны 5нче мәктәп укучысы Радмир Мортазин, 2нче мәктәп укучысы Айнур Мөхәммәдиев һәм 8нче мәктәптән Кирилл Иванов яулады.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның 3нче комплекслы спорт мәктәбенең ВКонтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев