Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның йөзүче егет-кызлары көмеш һәм бронзага лаек булды

Әлмәтнең “Дельфин” бассейнында “Крольче көне” дип аталган Ачык беренчелек ярышлары узды.

Анда Әлмәтнең үз йөзүчеләреннән тыш, Лениногорск, Баулы, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Зәй һәм Тукай районнары командалары көч сынашты. 

Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында тәрбияләнүчеләр бу бәйгедә лаеклы чыгыш ясадылар.

Аларның барысының да ярыш нәтиҗәләре горурланырлык. Призерлар өчлегенә кергән Анастасия Артемьева 50 метрлы дистанциядә икенче һәм 100 метрлы дистанциядә өченче урынны яулады.

100 метрга ирекле стиль белән йөзү бәйгесендә көмеш медальгә лаек булучы – шулай ук Лениногорск спортчысы. Йөзү спорты белән кызыксынучыларга исеме күптән таныш булган - Константин Кожевников.

Шул ук дистанциядә тагын бер йөзүче кызыбыз  көмеш медаль яулап алуга иреште, ул - Елизавета Шуманева.

Шулай итеп, Әлмәттә узган ярышлардан лениногорскилылар өч – көмеш һәм бер бронза алып кайттылар.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев