Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның йөзүче егет-кызлары сынатмый

Әлмәт шәһәренең «Дельфин» йөзү бассейнында «Космонавтика көне» нә багышланган йөзү буенча ачык беренчелек узды.

Анда төрле шәһәрләрдән килгән йөзүчеләр катнашты.  Лениногорскиның “Юбилейный” йөзү бассейны тәрбияләнүчеләре лаеклы урыннар яулады. 

Комплекслы йөзү буенча 100 метр дистанциядә Яна Ханнанова – 1 нче урын, 2 нче урында Лиана Шәйхетдинова булды.

Ирекле стиль белән 400 метр дистанциядә 3 нче урынны Раил Сафин яулады. 

Иң яхшылар арасында шулай ук Иван Терентьев һәм Роберт Шәмсуллин.

22 апрельдә Лениногорскиның «Юбилейный» бассейнының ачык беренчелеге узачак. Анда башка шәһәрләрдән дә йөзүчеләр катнашачак.

Константин Капитонов, өлкән тренер.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев