Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Нефть техникумы студентлары мини-футболда җиңүче

Студентлар спартакиадасы кысаларында үткәрелгән мини-футбол ярышларда Лениногорск нефть техникумы командалары да катнашты.

Республиканың биш шәһәреннән бәйгегә килгән спорт төркемнәре арасында, якташларыбыз беренче урынны алуга иреште.

Спартакиада спортның тугыз төре буенча ярышларны үз эченә ала. Җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы сыман бәйгеләр арасында мини-футбол да. Мини-футбол буенча узган ярышта җиңгән команда, үзләренең Спартакиада буенча гомуми исәпләренә баллар өсти, билгеле.

Ярышлар Әлмәт шәһәренең футбол буенча спорт мәктәбендә үтте. Аларда  Лениногорскидан тыш, тагын Казан, Яр Чаллы, Азнакай һәм Әлмәтнең үз командасы көч сынашты.

Шәһәребез нефть техникумы данын берьюлы ике -“Альянс” һәм “Атлас” командалары яклап көрәште.

Нәтиҗәдә - “Альянс” көндшләрен бер-бер артлы җиңеп, беренче урынны яулады. Команданың капитан – Адель Мишев. Уенчылар – Айдар Минаҗев, Риналь Гимаев, Илмир Галимов, Алан Насретдинов һәм Кәрим Низаметдинов.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

Фотолар https://vk.com/public216285314 алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев