Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Теннисчы якташыбыз Рената Гәрәева халыкара турнирда җиңү яулады

Зур теннистагы уңышлары белән Лениногорск спортчысы Рената Гәрәева әледән-әле сөендереп тора.

Бу юлы халыкара турнир Туниста узды. Әлеге ярышларда 18 яшькәчә  һәм кечерәк яшьтәге 30 спортчы җиңү өчен көрәште.

Финал уеннарында  Тунис, Төркия, Япония, Кытай, Яңа Зеландия һәм Австралия теннисчылары көч сынашты. Уеннарның башлангыч әйләнешендә безнең теннисчы Германия һәм Тунис спортчылары белән уйнады.

Якташыбыз үзе өчен башлангыч этапның аеруча катлаулы, бер сәгать ярым дәвам иткән бу матчның, финал уеннарына караганда да авырырак булуын әйтте. Ничек кенә булмасын, халыкара турнирда Россияне тәкъдим иткән бердәнбер спортчы  -  Лениногорск теннисчысы җиңеп чыкты. 

Халыкара теннис турниры җиңүчесе тренеры Мансур Мөхтәсәров җитәкчелегендә шөгыльләнә. Остазы Рената Гәрәеваны  инде күп еллардан бирле теннис осталыгына өйрәтә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев