Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида 1 май эстафетасы узды. Кемнәр җиңүче? (+ бик күп фотолар)

Лениногорскиның Ленин исемендәге үзәк мәйданында 67 нчы кабат йөгерү эстафетасы узды.

Үзәк мәйданга эстафетада катнашырга теләп җыелган халыкны шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде һәм уңышлар теләде.
Беренче Май эстафетасы чарасының ачылу тантанасында, спортның төрле юнәлешләрендә югары уңышларга ирешкән Лениногорск спортчыларын бүләкләү дә булды. Аларга Россиянең спорт мастеры исеме бирелү турында таныклыклар тапшырылды. Алар танылган спорт акробатлары Дарья Неустроева, Ариана Галләмова, җиңел атлетика остасы Даниил Кофтун. 

1нче май эстафетасында шәһәрнең уку йортлары һәм предприятиеләре командалары катнашты. 

Мәктәп командаларының 6-7нче сыйныфлары арасында 1 нче урынны — 2 нче мәктәп, 2 нче урынны — 6 нчы, ә 3 нче урынны — 12 нче лицей яулады.

8-9нчы сыйныфлар арасында 10 нчы мәктәп командасы җиңүче булды, 2 нче урында −12 нче лицей, 4 нче мәктәп командасы — 3 урында.

Шәһәр мәктәпләренең 10-11нче сыйныфларында укучылар арасында беренчелек −12 нче лицей командасында, 2 нче урта мәктәп — 2 нче, ә 6 нчы мәктәп командасы — 3нче урынга чыкты.

Уку йортлары арасында ЛНТ-1 командасы җиңү яулады. Лениногорск политехника колледжы -икенче урынны, ЛНТ-2 командасы – өченче урынны алды.

Шәһәр предприятиеләре арасында «ТаграсРемСервис» командасы җиңүче булды, икенче урында – ЛТППО, өченче урында - мәгариф идарәсе. Җыелма командалары арасында Лениногорск җылылык челтәре командасы җиңүче булды, «Беренчеләр хәрәкәте» командасы - икенче урында.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары, кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Шәһәр халкы, Лениногорск кунаклары 1 нче Май эстафетасыннан алган хисләре белән дә уртаклашмый калмадылар. 

«Мондый бәйрәмнәр бердәмлек, дуслыкны ныгыта, без үзебез дә мәктәптә укыганда бу ярышларда катнаша идек. Ул безнең шәһәрнең иң матур, яраткан традициясе. Бүген эстафетада катнашучыларга көч бирергә дус кызым белән бергә килдек, аеруча мәктәптә укучы балаларга көч биреп тордык. Чөнки мәктәп елларында үзебез бик актив йөгерештә катнашкан кешеләр. Аннан соң, спорт — татулыкның нигезе бит ул, мондый йолаларыбыз тагы да арта төшсен иде дип телибез», — ди Лениногорскида яшәүче Рамилә Бәйрәмова.

Рамия Гарифуллина фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев