Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның 10 нчы мәктәбе укучылары янгын частендә экскурсиядә булды (+ фотолар)

Лениногорскиның 10 нчы мәктәбендә җәйге лагерьга йөрүче балалар 11 нче Янгын сүндерү частендә экскурсиядә булдылар.

Җәй аенда мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар һәм балалар бакчасына йөрүче балаларның шәһәребездәге янгын частьләренә экскурсиягә килүе бер традициягә әверелде. 

Экскурсиядә балаларга көнкүреш куркынычсызлыгы кагыйдәләре, сәламәтлек өчен куркыныч булган ут һәм шорпы белән уйнауның нинди нәтиҗәләргә китерүе, янгын чыккан очракта кайда шалтыратырга, нәрсә дип әйтергә һәм башкалар турында сөйләделәр. Шулай ук, янгын сүндерүче һөнәре белән якыннанрак таныштырып, кигән киемнәренең кайсысы нәрсә икәнен аңлатып, күрсәтеп, балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. 

Балалар белән 11 нче янгын сүндерү частенең профилактика бүлеге инженеры Елена Храмова сөйләшү үткәреп кенә калмады, ә балалар белән уеннар да оештырылды. Аларга бик ошаганы шлангтан су һәм күбек, янгын сүндерү җайланмасыннан (огнетушитель) сиптерү булды.

Янгын сүндерүчеләр янгын вакытында кешене ничек коткаруларын да күрсәттеләр, хәтта. Балалар бик кызыксыну белән күзәтеп торды аларны. Араларында берсе: «Ә нигә чын кешене коткарып күрсәтмиләр соң?», дип тә сорап куйды коткарган «курчакка» күрсәтеп. 


Балалар янгын сүндерү машинасын карап, анда ниләр куелганын күреп, утырып, сигналкасын кабызып, рациягә дә сөйләделәр. Соңыннан, истәлеккә фотога да төштеләр. 

​​​​​​11 нче янгын сүндерү частенең профилактика бүлеге инженеры Елена Храмова: «Ел саен янгын частендә 25-30 экскурсия үткәрәбез. Югары сыйныф укучыларын янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырабыз. Бу катлаулы, әмма кирәкле һөнәргә кайда укырга мөмкин булуын аңлатабыз. Яшьләрне бу һәнәрне сайласыннар дип, кызыксындырабыз. Бездә хатын-кызлар да эшли. Диспетчер булып. Яисә, үзем кебек инженер да була алалар», — дип әйтте ул.

8 яшьлек Настя Ефимова мәсәлән, «Янгын чыккан очракта 101 номерына шалтыратырга, фамилияңне, исемеңне, адресыңны әйтергә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Экскурсиядә миңа бик ошаганы су сибү булды», дип уй-фикерләре һәм хис-кичерешләре белән бүлеште.

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев