Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә Корбан Гаете узды (+ видео һәм фотолар)

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә Корбан Гаете узды. Мәчеткә 100дән артык кеше килгән иде.

Мәчеттә Корбан бәйрәме иртәнге 5тә Коръән укудан башланды. Шәһәр башлыгы Рәгать Хәсәенов барча килгән халыкны Корбан бәйрәме белән котлады. 

«Хәрмәтле дин кардәшләрем, Корбан гаете белән барыгызны да. Күп кенә мөселманнарыбыз Хаҗ кыла, корбан чала. Бу — Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтүне аңлата, дип әйтсәк, ялгыш булмас. Мондый төр бәйрәмнәр безне сабыр булырга, изге гамәлләр һәм эшләр кылырга чакыра һәм өнди. Һәм, иң мөһиме — безне, мөселман халкын — берләштерә», дип котлау сүзләрен җиткерде ул. 

Мәчетнең имамы Абдуразак хәзрәт Гимранов бик эчтәлекле вәгазь сөйләде. Вәгазь Ислам диненең мөһимлеге, пәйгамбәрләребезнең тарихы, Ислам кануннарын саклап яшәүнең мөһимлеге турында барды. 

Вөгазьдән соң Гает намазы укылды. 

Мәчеткә олы яшьтәгеләр генә түгел, я яшь егетләр дә бик теләп йөри. Бүген дә, Корбан Гаетендә, алар шактый иде. 

Инде 5 яшьтән мәчеткә йөрүче 2 нче мәктәп укучысы Руслан Ибраһимов та үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

«Корбан бәйрәме минем өчен изге бәйрәмнәрдән санала. Бү көнне корбан чалырга һәм якыннарың белән дә, мохтаҗ кешеләр белән дә бүлешергә кирәклеген мөһим дип саныйм. Шулай эшләсәк, Аллаһы Тәгалә безгә әҗер-савапларын бирер иде, дип саныйм», дип әйтте ул.  Корбан Гаете көнне туганнары белән бергә җыелышып корбан чалалалар, аның итеннән шулпа пешерәләр. 

Тимәш авылыннан килгән Нәфис Гайфутдинов Корбан бәйрәмен корбан чалу өчен изге көн дип саный. Корбан чалуның тарихы турында да сөйләп китте. 

«Мин үзем генә торам. Корбан бәйрәме уңаеннан, Тукмак авылына барып үз гомеремдә беренче тапкыр сарык сатып алдым. Тимәштә бабайлар белән сөйләштем дә, бергә хәзер корбан чалачакбыз. Аның итеннән плов пешереп, тирә-якта яшәүче мохтаҗ халыкны сыйларга исәплим», дип уртаклашты ул. 

Корбан Гаете уңаеннан, без — «Заман сулышы» хезмәткәрләре барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Корбан гаете мөбәрәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен! Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә, тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәракәтен иңдерсен. 


Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан бәйрәме 2023 ел Курбан байрам 2023 год