Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Халык традицияләре - милләт нигезе"

Илдус Әхмәтҗанов: мин баянны сүтеп түгел, уйнап карарга булдым

Бала тәрбияләүдә халык мәдәнияте, милли гореф-гадәтләре, һичшиксез, зур урын алып тора. Шушы милли йолалар, халык традицияләрен берәмтекләп җыеп-саклап, үсеп килүче буыннарга җиткерергә әзер торган кешеләрнең генә булуы кирәк.

 

Бала күпкә сәләтле ул

“Үз халкының телен, мәдәниятен балага иң кечкенә чагыннан ук өйрәтергә, бала күңеленә сеңдереп калдырырлык итеп аңлатырга кирәк. Ул никадәр кечерәк яшьтә булса, шулкадәр яхшырак. Гомеремне мөгаллимлек эшенә багышлаган кеше буларак та әйтә алам: кечкенә бала чиксез күп мәгълүматны күңелендә саклап калырга сәләтле ул”,- ди Лениногорск Мәдәният сарае хезмәткәре Илдус Әхмәтҗанов.

Һәм шуларга дәлил итеп үзенең бәләкәй чагыннан хәтерендә сакланып калган истәлеген сөйләп китә. Ул җырга-моңга гашыйк гаиләдә туган, шуңа күрә дә 3 яшьлек вакытында әтисе Абдулла гармунда уйнап җырлаган көйләрне отып калып, үзе дә җырлый торган булган. Бәләкәй Илдусның аеруча яраткан бер җыры – “Һаваларда оча ике аккош” тыңлаучыларны таң калдыра торган булган. Үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк апасы аны авыл урамы буйлап күтәреп, җырлатып йөргән.

Берзаман малайның тавышы бетеп киткәч, әтиләре катгый итеп, апасына бу эшен туктатарга кушкан. Кечкенә малайның авыл буйлап “гострольләре” шулай тәмамланса да, үз халкының моңлы көйләренә булган мәхәббәте  күңлелендә сакланып калган.

Бүгенге көндә Лениногорск Мәдәният сараеның барлык милли җыр-бию төркемнәре, балалар иҗат коллективларының  эшендә  баянчы Илдус Әхмәтҗановның турыдан-туры катнашы бар.

“Илдус Абдулловичның үзебезгә эшкә килергә ризалашуы минем өчен зур отыш булды. Оста, матур итеп гармунда уйный белүчеләр күп түгел бит. Булды шундый вакытлар: гармун, баян сыман уен кораллары ничектер сәхнәләрдән, хәтта халыктан читтәрәк югалып калды. Бүгенге көндә аларның яңадан сәхнә түрләренә күтәрелүендә, Илдус Әхмәтҗанов кебек баянчы һәм берүк вакытта остаз да булган кешеләрнең өлеше зур. Мәдәният сараенда алар Геннадий Садовников белән бергә “Моң чишмәсе” дип аталган баянчылар ансамбле оештырдылар. Бу ансамбль Лениногорск шәһәре һәм районы халкы арасында тиз арада танылып өлгерде. Алар үзебездә генә түгел, республикада һәм аннан читтә булган бәйгеләрдә бик уңышлы катнашып, алдынгы урыннар алап, лауреатлар булып кайталар”,- ди Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова.  

Шушы уңышлары белән бергә, ул баянчыларның, шул исәптән Илдус Әхмәтҗановның да, тынгысыз остаз булуларына да  басым ясый. Илдус Абдуллович – Мәдәният  сараена йөрүче балалар бию төркемнәренең дә аккомпаниаторы. Әмма ул үз музыка коралында уйнап, балаларны биетү белән генә үзенең вазыфалары тәмамланды, дип санаучы кеше түгел. Балаларга милли биюләр өйрәткәндә хореограф белән аккомпаниаторның бердәм булып эшләвеннән генә, үз халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын чагылдырган сәхнә әсәре тудырып булачагын, балаларга да төшендерергә тырыша.

Бик тә җиңел кеше

Лениногорск Мәдәният сараенда ул җитәкләгән “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле дә үзенең чыгышлары белән сәхнәләрне генә түгел, шәһәребездә даими үткәрелеп килә торган урам бәйрәмнәрен дә бизи. Ә аның шәһәребез ветераннар хоры белән эшенә аерым тукталып үтми булмый. 1989 нчы елдан бирле шәһәребездә ветераннар хоры эшләп килә. Моннан унике еллар чамасы элек әлеге хор эчендә  “Сударушка” һәм “Зиләйлүк” дип аталган рус һәм татар вокал төркемнәре барлыка килгән. Аларның икесенең дә баянчылары – Илдус Әхмәтҗанов.

“Бик җиңел кеше булып чыкты ул, безгә аның белән эшләве дә кызыклы, бер үк вакытта нәтиҗәле дә. Ветераннар хорының репертуары, чыгышлары турында аның белән киңәшеп, төпле фикерләрен ишетергә була. Кайвакытларда мин үзем яңа җыр сайлаганда, безнең хор моны башкара алырмы икән дип, шикләнеп калам. Шул вакытта Илдус Абдуллович, өйрәнә дә, башкарып та чыга алалар, ди. Ул чынлап та шулай  була. Үзе җитәкләгән “Сүнмәс ялкын” өчен репертуар сайлаганда, ул да бераз борчылмый булмый, анда да бергәләшеп уйлыйбыз. Бердәм эшлибез диясем килә. Без еш кына шәһәребезнең “Долголетие” социаль реабилитация үзәгенә концертлар белән барабыз. Ул бервакытта да авырсынып, иренеп тора торган кеше түгел. Мәдәният сарае директоры әйткәнчә -бөтен планетадан алда без!”- ди Лениногорск халык ветераннар хоры җитәкчесе Фирүзә Мирзиянова.

 Сабый чагыннан урам тутырып, моңлы татар җырлары сузып йөргән Илдус Абдулла улы Әхмәтҗанов Яңа Шөгер авылында туган. Әтисе Бөек Ватан сугышын башыннан-азагына кадәр кичереп, утлар, сулар аша узган кеше. Ул да моң иясе булган. Илдуска 6 яшь чагында ул каяндыр үзенә баян сатып алып кайткан. Әмма кече яшьтәге кызыксынучан улының кулына эләккән бөтен нәрсәнең эчен сүтеп карарга хирыслыгын белеп торган әти кеше үзе эшкә киткәндә баянны яшереп калдыра торган булган. Чөнки өйләрендә малайның кулына эләгеп, сүтелмичә калган яңа әйбер булмаган. Әмма көннәрдән бер көнне баянны яшереп куярга онытып чыгып киткән әтисе.

Инде бу вакытта “Һаваларда оча ике аккош” һәм тагын күп кенә моңлы халык җырларын белгән кечкенә Илдус баянны сүтәргә түгел, аңарда уйнарга өйрәнергә керешкән. Ничек булса булган, әмма әти-әнисе эштән кайтуына, ул баянның бер ягында гына булса да ике аккош турында җырны өйрәнеп куйган.

Туниста да җырлап кайтканнар

“Мин  башлангыч сыйныфта укыганда уйный идем иде. Без гаиләбез белән бераздан Себер якларына чыгып киттек. Мегион дигән шәһәрдә яшәдек. Шунда мин музыка мәктәбенә дә йөрдем. Җиденче сыйныфта яңадан туган якларга әйләнеп кайткач, үзем беренче сыйныфтан укый башлаган Чкалов мәктәбен тәмамладым. Мәктәпне тәмамлагач хәрби хезмәткә алдылар. Анда да баянымны ташламадым. Безнең рота командиры бар иде, капитан Куляев, килеп керүгә “Ахметзянов, срочно сюда!” дип чакыртып ала да, каптеркага  алып кереп миңа задание бирә , башта “Прощание славянки”, аннары вальс, аннан тагын берничә көй уйнарга куша. Бик бирелеп тыңлый иде, соңыннан рәхмәт сиңа, мине  хәрби бурыч турында уйлардан беразга булса да арындырып тордың, дия иде”, - дип исә төшерә Илдус Әхмәтҗанов.

Армиядән соң ул Казан педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга кергән. Аны тәмамлагач Лениногорск педагогия училищесына эшкә кайткан. Училищеда эшләгән еллар дәверендә үзенең төп эшеннән тыш, “Яз” исемле вокаль ансамбль оештырган.

“ Ансамбльгә йөргән студентларымның күбесе музыка юлын сайлап, югары уку йортларын тәмамладылар. Үзләре дә ансамбльләр оештырдылар, бер укучым танылган “Бәйрәм” ансамбле гармунчысы иде. 1994 нче елда без педучилище укытучыларыннан торган квартет оештырган идек. Төрле җирләрдә чыгыш ясап йөрдек, даныбыз башкалабыз Казанга кадәр барып җиткәндер күрәсең, шул елларда безне Туниста узган Бөтендөнья халыкара сәнгать бәйгесендә катнашырга сайлап алдылар. Үзебезнең милли көйләребезне чит ил халкына да ишеттердек. Безнең төркемдә үземнән тыш, Илһам Кадыйров, Марат Габитов һәм Әбүнәгыйм Сәлихов бар иде, алар бөтенесе дә училищеда музыка бүлегенә укыттылар”,- ди Илдус Абдуллович.

Ул үз балаларын да милли мәдәнияткә, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләргә тырышкан.Тормыш иптәше Фәүзия белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр, улларының барысы да музыка мәктәбен тәмамлаган. Хәзерге көндә һөнәрләре музыка белән бәйле булмаса да, Илдус Абдуллович тормышта мондый белемне кирәкле дип саный. Чөнки үз халкыңның үткән тарихы, милли йолаларын, мәдәният-сәнгатен өйрәнү – буыннар бәйләнешен саклау, ди ул.

 “Мин “Олы юлның тузан “ дигән җырны Илһам абый Шакиров башкаруында аеруча яратам. Иң яратып тыңлаган, уйнаган көем шул. Бик фәлсәфи, мәгънәле җыр. Халык  авыз иҗаты юктан гына килеп тумый, аның нигезендә кешенең уй-кичерешләре, шатлык-кайгылары, үткәне һәм киләчәге турында уйлары ята”, - ди Илдус Әхмәтҗанов. Аның Лениногорск Мәдәният сараен милли төркемнәр, оста гармунчылар белән тагы да баета төшү  теләге бик зур.

Исламия Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев