Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

1 гыйнвардан җиңел машиналарны техник карау бәясе 9,7 процентка артты

Федераль антимонополия хезмәте мәгълүматына таянып

1 гыйнварыннан җиңел автомобильләрне техник карау бәясе уртача 9,7 процентка артты. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасы хәбәр итә.

Федераль антимонополия хезмәте (ФАС) мәгълүматына таянып, төбәкләрнең яртысыннан артыгы яңа тарифларны билгеләгән инде. Иң югары бәя Чукоткада булачак – 5,4 мең сум, ә Санкт-Петербургта – 2 мең сум.

Техник карау такси, йөк машиналары һәм автобуслар өчен мәҗбүри булып кала. Ә җиңел автомобиль хуҗалары аны дүрт елдан өлкәнрәк машинаны яңадан теркәгәндә яисә аның конструкциясенә үзгәрешләр керткәндә генә үтәләр. Узган ел җиңел машиналар өчен 5,9 миллион диагностика картасы тутырылган.

ФАС методикасы техник карау операторларыннан тәкъдимнәр җыюны күздә тота. Ләкин чынлыкта эшмәкәрләр исәпләүләр өчен мәгълүматны бик сирәк бирәләр, шуңа күрә хакимият органнары, инфляцияне исәпкә алып, бәяләрне үзләре индексацияли.

Иң югары тарифлар Чукоткада, Санкт-Петербургта, Амур өлкәсендә һәм Ненец автономияле округында билгеләнгән. Иң түбән бәяләр — Волгоград һәм Новгород өлкәләрендә. 

 

«Ватаным Татарстан»

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев