Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

1 июльдән авыл хуҗалыгы җирләренең чикләрен күчемсез милек реестрына кертә башлаячаклар

1 июльдән авыл хуҗалыгы җирләренең чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертә башлаячаклар.

Бу хакта «ТАСС»ка РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, бу көннән башлап авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан авыл хуҗалыгы җирләренең чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәләчәк.

Машаров, Җир кодексы нигезендә, мондый җирләргә сөрү җирләре, печәнлекләр, көтүлекләр, шулай ук күпьеллык үсемлекләр утыртылган җирләр, шул исәптән бакчалар керә, дип аңлатты. Бу территорияләр бары тик үсемлекчелек һәм терлекчелек өчен генә каралган, ә аларның категориясен бары тик аерым очракларда гына үзгәртергә мөмкин.

Ул ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы җирләре аеруча кыйммәтле җирләр рәтенә керә, шуңа күрә аларның чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында беркетелергә тиеш.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев