10-11 сыйныфлар өчен ясалма интеллект буенча дәреслек әзерлиләр
ЯҢАЛЫКЛАР

10-11 сыйныфлар өчен ясалма интеллект буенча дәреслек әзерлиләр

Хәзер бөтен ил укытучылары тарафыннан ясалма интеллект куллануга өйрәтү бара.

Россиядә 10-11 сыйныф укучылары өчен ясалма интеллект буенча дәреслек эшләнә. Алар белән барлык укытучылар да бушлай тәэмин ителәчәк. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

«Бездә 5-9 сыйныфлар өчен дәреслек бар, хәзер 10-11 сыйныфлар өчен әзерлибез. Моннан тыш, без укытучыларга ясалма интеллектны куллану буенча методик тәкъдимнәр әзерләдек», - диде ул.

Хәзер бөтен ил укытучылары тарафыннан ясалма интеллект куллануга өйрәтү бара, дип өстәде Кравцов.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев