Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

138 лениногорскилыны хайваннар тешләгән

28 сентябрь бөтендөнья котыру чиренә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Котыру чире - ул аеруча куркыныч вируслы йогышлы авыру.

Инфекциянең чыганагы булып кыргый җәнлекләр: төлке, енот кебек этләр, бүре һәм кимерүчеләр тора. Алар йорт хайваннарын да зарарларга мөмкин. «Вирус тырналган урыннар, ачык яралар һәм авызның, күзләрнең лайлалы тышчалары аша үтеп керә», - ди «Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Әлмәт филиалы Лениногорск бүлеге табибы  Рамилә Мөхәммәдиева.

Лениногорск районында санитар хезмәт тарафыннан шушы елның 8 ае эчендә хайваннардан зыян күреп, 138 кеше мөрәҗәгать иткән.

Шуларның 78се – йорт хайваннарыннан (45 кеше – этләрдән, 33 кеше – песиләрдән), хуҗасыз хайваннардан 54 кеше зыян күргән (37се – этләрдән, 17се – песиләрдән).

Кыргый җәнлекләр дә лениногорскилыларга зыян китергән, 2 кешене күселәр тешләгән, 1 кеше – тиеннән, 2 кеше – тычканнан, берәү байбактан зыян күрә.

Шунысы уңай күренеш:  8 ай эчендә лаборатор рәвештә котыру авыруы расланмаган.

«Хайваннар тешләгән кешеләргә  тиз арада  медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыру авыруына каршы прививкалар курсын табиб билгели. Прививкалар саны  зыян күрүчене  тешләгән хайванның төренә карап 3тән алып 6га кадәр җитәргә мөмкин. Беренче көннән үк ясалган сыйфатлы прививкалар котыру авыруы белән авырып китүдән саклый», - ди Рамилә Мөхәммәдиева.

Лениногорск районында сигез ай эчендә зыян күргән 138 кеше дә үзвакытында медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткәннәр һәм прививкалар алганнар.

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 27 сентябрь санында укырга мөмкин.

фото: Лениногорск-информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев