2025 елга фитр сәдакасының күләме билгеле булды
2025 елда Рамазан ае 28 февральдә кояш баегач башлана.
Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.
Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 57 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 720 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Ураза 2025нче елның 1нче мартында (шимбә) тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2025нче елның 28нче февралендә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә.
Уразаның соңгы көне – 29 мартта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев