Электрон форматка күчү бурыч түгел, ә хокук булып тора.
2027 елның 1 сентябреннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларын электрон рәвештә «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетка җибәрә башлаячаклар. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев сөйләде.
Аның сүзләренчә, яңа тәртип порталда расланган хисап язмасы булган һәм электрон документлар алудан баш тартмаган фатир милекчеләре өчен гамәлдә булачак. Депутат ассызыклаганча, электрон форматка күчү бурыч түгел, ә хокук булып тора.
Россия Президенты Владимир Путин тиешле канунны 26 июльдә имзалады. Норма «Россия Почтасы»на ярдәм турындагы канунга керә.
Татар-информ
Нет комментариев