1785 елның 21 апрелендә Бөек Екатерина патша «Россия империясе шәһәрләре хокукы һәм файдасына грамота»га кул куя.
Нәкъ менә әлеге грамота Россия закончалыгы үсешенә башлангыч була. Җирле үзидарәнең максаты - җирле халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Бүгенге җәмгыятьтә җирле үзидарә хезмәтенә ихтыяҗ тумаган бер генә көн дә юк.
Җирле үзидарә хезмәткәрләре халык белән турыдан-туры элемтәдә торучылардан. Авыл җирлеге булсынмы яисә шәһәрдәге территориаль иҗтимагый Советлармы, хакимиятме – халык проблемалары белән иң беренчеләрдән булып аларга мөрәҗәгать итә.
Хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Бәйрәм белән!
Нет комментариев