Алексеевск районында көчле боз яуган
ЯҢАЛЫКЛАР

Алексеевск районында көчле боз яуган

Татарстанда 14 июльдә дә һава торышы начар булырга мөмкин.

Казаннан 100 км ераклыкта - Татарстанның Алексеевск районында эре боз яуган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.

Видеога караганда, явым-төшем шулкадәр көчле булган, бернәрсә дә күренмәгән.  Боз түтәлләрдәге үсемлекләрне дә юк иткән. Шул ук вакытта җир кыш көне кебек ап-ак булып калган.

Татарстан Гидрометүзәге элегрәк һава шартларының начараюы турында кисәтү чыгарган иде. Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 13 июльдә, республикада көчле яңгырлар, яшен, боз явуы, кыска вакытлы җилнең көчәюе 17-22 м/с булырга мөмкин. 

 

Фото: Mash Iptash 

https://116.ru

 


Нет комментариев