Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

«Алмакай»да узган “Күк бүре” уенында Лениногорск командасы җиңүче булды (+фотолар)

“Алмакай”да уеннар үтте.

Бүген районыбызның Югары Каран авылында, татар атлары утарында “Күк бүре” уены буенча Лениногорск  районы башлыгы Кубогына турнир узды.

Әлеге турнир моңарчы 2 тапкыр, шулай ук гыйнвар айларында узган иде,  быел өченче мәртәбә үтте. Аны татар атлары  үрчетүче Фәрит Нәбиуллин һәм  “Алмакай” ат утары  уздыра.

Турнир беренче елны узганда, җиңүче булып, Ютазы районы калган иде. Узган ел исә Лениногорск командасы җиңүче булды.

Быелгы турнирга 4 команда килгән иде: Бөгелмә, Әлмәт, Тукай һәм Лениногорск. Һәрбер командада 4 җайдак булды.

Беренче очрашуны  Лениногорск командасы  Тукай районы командасы белән башлады.  Көндәшләрнең казанына 9 очко кертте. Шулай итеп, алар финалга чыкты. Һәм финалда да җиңүче булып калдылар.

Уен нәтиҗәсендә,
Икенче урында – Бөгелмә.
Өченче урында – Тукай (Яр Чаллы)
Дүртенче урында – Әлмәт.

“Күк бүре” – казахлар, кыргызлар, үзбәкләр, алтайлар, башкортлар һәм Азиянең башка халыклары арасында борынгы, популяр ат спорты уены. Ул - ат чабышлары һәм уен симбиозы. Җайдаклар кәҗә түшкәсе өчен көрәшәләр, аны кулга төшерү генә түгел, көндәшләреңне дә тотып калырга кирәк. Уенның спорт версиясендә түшкәне  шулай ук көндәш командасының «казан» капкасына кертергә кирәк.

 

Исламия Галимова фотолары һәм ЛМР сайты фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев