Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәткә «Җиңү паровозы» уникаль ретро-поезды киләчәк

Состав башында – «Лебедянка» сериясендәге легендар паровоз.

28 апрельдә «Кәләй» тимер юл станциясенә янә «Җиңү паровозы» уникаль ретро-поезды киләчәк. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайты хәбәр итә.

Состав башында – «Лебедянка» сериясендәге легендар паровоз. Поезд сугыш чоры хәрби техникасы урнаштырылган 12 платформадан төзелгән. Проект яшьләрне патриотик тәрбияләүгә һәм тарихи хәтерне саклауга ярдәм итәргә тиеш. Мондый масштаблы чаралар «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Кунаклар өчен концертлардан һәм корал күргәзмәләреннән алып, халык осталарының мастер-классларына кадәр зур программа оештырылачак. Теләге булган һәркем ретро-техника белән фотога төшә һәм паровоз кабинасын карый алачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Җиңү паровозы» Әлмәттә беренче тапкыр булды. Узган ел чарага 18 меңнән артык кеше килгән иде

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев