Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Алсу һәм Азат Фазлыевлар бер-берсе турында ни белми?

Бу юлы сорауларыбызны җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсенә юлладык. Бер-берсенең нинди җавап биргәнен алар белми, шуңа күрә кайбер әйберләр үзләренә дә ачыш булачак.

Сездә азык-төлекне кем ала?

Алсу: Икебез дә. Ләкин мин күбрәктер. Чөнки ир кеше нәрсә кирәген белми. Азат ул бөтен кибетне дә сатып алып кайтырга мөмкин.
 
Азат: Күбрәк мин сатып алам. Алсу өйдә булса, аны ал, моны ал әле дип, куша да, мин кереп алам.
 
Сезнең гаиләдә табак-савытны кем юа?

Алсу: Күбрәк миңа эләгә. Безнең Азат бик тәмле итеп пешерә, бәйрәмнәргә әллә нинди сюрпризлар ясап, мул табыннар корып куя. «Молодец! Инде савыт-сабасын да үзең юып куйсаң, вообще суперский була», – дигәч, анысын да үзеп юып куярга мөмкин.
 
Азат: Савытларны Алсу юа.
 
Гаиләдә акча кем кулында?

Алсу: Бездә акчаның тора торган бер урыны бар. Шуннан кемгә кирәк, үзе ала. Теләсә ничек итеп алмыйбыз инде, киңәшләшеп, белдереп.

Азат: Акчага икебез дә хуҗа.
 
Кем акчаны күбрәк туздыра?

Алсу: (көлә) Мин чүт кенә күбрәк туздырамдыр. Хатын-кызга барысы да күбрәк кирәк. Җитмәсә, соңгы араларда үземә игътибарымны арттырдым бит әле.
 
Азат: Алай кызыксынганым юк, белмим дә хәтта. Алай да Алсу түгел микән?
 
Гардеробта кемнең киеме күбрәк?

Алсу: Минеке инде. Ир-атка ул кадәр күп кием кирәкми бит. Аннары безнең Азат кибеттә кием сайлап йөрергә яратмый да...
 
Азат: У-у! Алсуныкы билгеле!  
 
Ирегез  өчен иң кадерле өч әйбер?

Алсу: (уйланып) Мөгаен беренче урында җырлары кадерледер. Аннары инде... машина. Машинасын ярата ул. Аннары... сәхнә киемнәредер...
 
Азат: (шулай ук уйланып) Монда точно гаилә керми инде, әйеме? (Юк, сүз кеше турында  түгел, дигәч), сәламәтлектер. Аннары фатир, аннары кием-салым. Сәламәт булсаң, торыр урының булса, өскә кияреңә булса – син бәхетле кеше инде.
 
Яраткан ризыгыгыз?

Алсу: Мин бик тә балык яратам. Ә Азат ит ризыклары, «второй»лар ярата. Әтнә ягында «әбәд ашы» диләр, менә шуларны ярата.
 
Азат: Алсу балык ярата инде. Ә минеке: өчпочмак, кыстыбый, манты.
 
Соңгы тапкыр кинога кайчан бардыгыз?

Алсу: Азат белән бергә күптән барган юк инде, бер ел бардыр. Ә мин балалар белән барып кайттым әле.
 
Азат: Алсу балалар белән йөреп тора ул. Ә бергә кайчан бардыкмы? Хәтта хәтерләмим дә. Бер ярты еллап элек түгел микән?
 
Казандагы иң яраткан урыныгыз?

Алсу: Казанда юньләп торган да юк, димәсәң... Шуңа да алай өздереп кенә, менә шул төшен яратабыз дияргә?..  Казанның үзәгедер. Элек укыган, тулай торакта яшәгән җирләрнедер. Шуннан узганда, элеккеләрне искә алып узабыз.
 
Азат: Казан Кремлен яратабыз.
 
Бер-берегезнең ошаган сыйфатлары?

Алсу: Азат бик тә бала җанлы, нечкә күңелле.
 
Азат: Алсу сүзендә тора, беркайчан да ялганламый, тәнкыйтьләсә, бик дөрес итеп тәнкыйтьли.
 
Соңгы тапкыр бер-берегезгә кайчан ачуыгыз килде?

Алсу. Ачу килде, дип, алай зурдан кубып ачуланышкан юк инде. Булса, шул эш буенча гына. Мин хатын-кыз үзенә артыгын алмаска, бераз иренә аркаланып яшәргә тиеш дип саныйм.
 
Азат: Бер атна элек микән, ачу бик нык чыккан иде. Мин онытканмын, Алсу искә төшермәгән. Менә шуның өчен эләкте үзенә. Аннары үз хатамны аңладым инде.  
 
Бер-берегезнең телефон парольләрен беләсезме?

Алсу: Азат минекен белә. Мин дә аныкын белеп торам. Азат кайвакыт балалар алып уйнамасын дип, паролен үзгәрткәли.
 
Азат: Беләбез.
 
Бер-берегезнең телефонында ничек язылгансыз?

Алсу: Мин аны матурым дип язып куйдым. Ә ул мине җимешем дип язган булырга тиеш.
 
Азат: Миндә Алсу «Минем Алсуым» дип язылган. Ә мин Алсуда... (көлеп җибәрә) Кара, белмим дә... Җимешем дип түгел микән?
 
Балаларыгызны нинди һөнәр ияләре итеп күрергә телисез?

Алсу: Улларыбызны сәнгать өлкәсендә күрергә телим. Оештыручымы икән... Организаторлар булсалар, мин каршы булмас идем.
 
Азат: Артист булсалар да бер сүз әйтмим. Без менә икебез дә артист, Аллага шөкер, тормыш шулай гына барса, без бик канәгать.  

Сөембикә

http://matbugat.ru/news/?id=22654

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев