ЯҢАЛЫКЛАР

Башкалада Kazan Digital Week 29-31 октябрьдә узачак

Форумның миссиясе – икътисадның һәм дәүләт идарәсенең төп тармакларында инновацияләрне бергәләп булдыру һәм масштаблаштыру өчен Россия һәм чит ил партнерларын берләштерә торган ышанычлы цифрлы технологияләрнең тотрыклы экосистемасын үстерү.

Kazan Digital Week-2026 халыкара форумы Казанда 29-31 октябрьдә узачак. Аның бер юнәлеше – «Мәдәнияттә цифрлы технологияләр» - сәнгать, технологияләр һәм креатив индустрияләрдә эшләүче экспертларны, практикларны һәм тикшеренүчеләрне берләштерәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Юнәлешнең секцияләре мәдәни мирасны булдыру, саклау һәм алга җибәрү, шулай ук цифрлы мохиттә мәдәни практикаларны трансформацияләү өчен цифрлы чишелешләр эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә багышланган. Катнашучылар сәхнә сәнгатен цифрлы медиа һәм ясалма фәһем белән синтезлау, алгоритмик чорда мәдәни проектларны яңадан аңлау, ясалма фәһем һәм цифрлы интерфейслар кулланып менталь сәламәтлекне торгызу өчен нейро-арт-терапия потенциалы, ясалма фәһем һәм мәдәни кодның традицияләр һәм инновацияләр чигендә цифрлы мода формалаштыруга йогынтысы турында фикер алышачаклар.

Юнәлеш мәдәният учреждениеләре, креатив индустрияләр, технологик компанияләр, тикшеренү үзәкләре һәм мәгариф оешмалары вәкилләренә юнәлдерелгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев