Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Белем көнендә Лениногорск укучыларына һәм укытучыларына МХО хәрбиләре үзләре имза куйган флаг җибәргәннәр

Шәһәрнең 2нче мәктәбендә әлеге флагны мәктәп музеена тапшырдылар.

Әлеге флагны 71нче гвардия полкы хәрбиләре җибәргән.

Күптән түгел исә хәрбиләр мәктәптәге мөмкинлекләре чикләнгән балага ярдәм күрсәткән булганнар. Мәктәп коллективы һәм баланың әти-әнисе моңа бик рәхмәтле.

Лениногорскиның 2нче мәктәбендә тарих укытучысы Елена Адеева бер үк вакытта “По зову сердца” төркеме волонтеры да булып тора. Ул үзе эшли торган мәктәптә укытучылардан, укучылардан һәм аларның әти-әниләреннән гуманитар ярдәм җыюны оештырган. Гуманитар йөккә көнкүреш кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары, балалардан хатлар куйганнар.

“Безнең төркемнән гуманитар йөкне җибәрүнең үз юлы бар: СВОга еш йөри торган волонтер белән хезмәттәшлек итәбез. Менә күптән түгел хәрбиләрнең ретрансляторга ихтыяҗ бар икәнен белдек. Ул элемтә белән тәэмин итә торган җиһаз. Приборның бәясе 130 мең сум тора. Безнең мәктәпнең укытучылары һәм әти-әниләр ярдәме белән ярты сумманы җыйдык”, - ди Елена Адеева.  

 

Фото “Лениногорские вести”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев