Белемдә – көч: Лениногорскида 9нчы һәм 11нче сыйныфлар өчен төбәкара акция узды
Лениногорск районында “Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!” исемле төбәкара акция 9 һәм 11нче сыйныф укучылары өчен узды.
Лениногорск Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Осипова билгеләп үткәнчә, акциянең төп максаты 9 һәм 11 сыйныф укучыларын төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә укучыларга үз көчләрен сынап карарга, педагоглар белән бергә контроль-үлчәү материалларының күрсәтмә версиясен эшләгәндә алынган нәтиҗәләрне анализларга мөмкинлек бирү.
Акция шәһәребезнең 7нче мәктәбендә һәм 11нче гимназиясендә узды. Анда 11нче сыйныфлардан 239 укучы катнашты, шуларның 133е – профиль дәрәҗәсе буенча, ә 106сы – база дәрәҗәсе буенча иде. Бу – барлык укучыларның 88,5 проценты, 11,5 процент укучы билгеле сәбәпләр аркасында катнаша алмаган.
9нчы сыйныфлардан 830 укучы акциядә белемнәрен сынады. Бу барлык укучыларның 95,4 проценты дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев