«Бердәм Россия» Татарстанда гражданнарны кабул итүнең төбәк атнасын уздырды
Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе оештырган төбәк гражданнарны кабул итү атналыгы тәмамланды.
Бу вакыт эчендә ана һәм бала өлкәсендәге белгечләргә консультацияләр сорап, 600 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр ителә партиянең рәсми сайтында. Халык белән очрашуларны Татарстаннан РФ сенаторлары, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы һәм муниципаль берәмлекләр Советлары депутатлары үткәрде.
Партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 50дән артык мөрәҗәгать каралды, тагын 568 кеше җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгать итүчеләрне барыннан да бигрәк пособиеләр һәм социаль түләүләр, белем алу, балаларның ялы һәм үсеше мәсьәләләре, шулай ук опека һәм тәрбия темалары кызыксындырды. Моннан тыш, халык торак һәм милек проблемаларын, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен күтәрде, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә адреслы ярдәм сорады, медицина һәм дарулар белән тәэмин итүдә кыенлыклар булуга зарланды.
Татарстанда «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүләр даими рәвештә уза. (843) 238-10-00 телефоны, электрон почта аша язылырга яки сораулар бирергә мөмкин. op@tatarstan.er.ru, шулай ук 8 (987) 205 номеры буенча Макс мессенджеры аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев