Биш лениногорскилы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының финалына чыкты
Лениногорск Мәдәният сараенда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Ютазы, Сарман һәм Лениногорск районы вәкилләре
– Татарстанның көньяк-көнчыгыш сигез районыннан 52 катнашучы – республикакүләм бәйгенең зональ турында көч сынашты. Әлеге бәйге зирәклек, тәҗрибәлелек, көчлелек, лидерлык сәләтләрен дә ачыклый. Нинди генә нәфис, матур зат булса да, хатын-кызның язмышы бервакытта да җиңелләрдән булмаган.
Барлык катнашучыларны Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов сәламләде. Һәм: «Бу – сезнең өчен бәйге түгел, ә бәйрәм булсын!» – дип, конкурсантларга уңышлар теләде.
Бәйгенең онытылмас мизгелләре байтак булды: аларның кайберсе сокландырды. Ничек сокланмыйсың инде, «Өлкән буын героинясы» номинациясендә катнашучы лениногорскилы Людмила Житкова сәхнәдә күбәләк кебек очып-очып биеде һәм соңыннан шпагатка утырды. Ә бит аңа 76 яшь!
«Ир-ат – игелекле йөрәк» номинациясендә катнашкан Зәй-Каратай фельдшеры Булат Хәйруллин, чыннан да игелекле зат. Халыкка медицина ярдәме күрсәтә, кешеләрнең тәнен һәм җанын да дәвалый. Менә озак еллар инде туган авылында ФАП мөдире вазифасын армый-талмый башкара.
“Хатын-кыз – әни” номинациясендә биш бала әнисе Ләйлә Ситдикова уңган-булган әни, яраткан хатын, әти-әнисе өчен кадерле кыз, бертуганнары өчен туган җанлы апа икәнен сөйләде, тәкъдим итте. Ул кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе белән үскән. 7 яшендә сыер саварга өйрәнгән, ә 6нчы сыйныфта инде мөстәкыйль рәвештә савым сыерлары төркемендә эшләгән. “Ул чакта әле мине авыл хезмәтчәннәре слетында бүләкләгәннәр иде”, - ди ул.
Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап кайткач, 2003 елдан хезмәт юлын Лениногорскидагы эндокринология диспансерында башлый. Ул бүген дә – ак халатлы шәфкать туташы, эндокринология кабинетында эшли.
Ире Илдар белән 24 ел бергә гомер итәләр, уллары: Динар, Илсаф һәм кызлары: Динә, Дилә, Илүсәнең яраткан, кадерле әти-әниләре.
“Мин тормышта һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә тырышам. Махсус дәфтәргә балаларның беренче тапкыр тәпи китүләрен, беренче сүз әйтүләрен язып барам. Бу гади генә дәфтәр түгел, ә гаилә елъязмасы дип саныйм”, - ди Ләйлә Ситдикова.
Ул җыр-моң яратучы гаиләдә туып-үскән. Сәхнәгә дә әтисе – танылган шагыйрь Таһир Шәмсуаров һәм сеңелесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова һәм кызлары белән бергә чыгып, җыр башкардылар.
Шунысы сөенечле: зональ этаптан Лениногорскидан 5 кеше финалга үтте: Людмила Житкова, Булат Хәйруллин, Ләйлә Ситдикова, Неля Чубатова, Марина Марчина. Финал исә Казанда, 8 март алдыннан үткәреләчәк. Якташларыбызга уңышлар телибез.
Белешмә.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе 1996 елдан бирле уздырыла. Конкурсны гамәлгә куючы – региональ «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы. Озак елдан бирле баштан Татарстан Президенты, аннары Татарстан Рәисе ярдәмендә үткәрелә. Быел бәйге 31нче тапкыр уза.
Р. Мостафина фотолары



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев