Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәкер тавына життем: юлны кар каплап өлгергән

Минем баштан да үтте ул беренче кар галәмәте. Ул көнне Әнине Урмышлыга Корьән ашына дәшкәннәр иде. Көн аяз, матур. Выжнатып ашка алып киттем. Аннан кайтырга чыккач, кар очарга тотынды. Бала чагым булса, бу карга шатланган булыр идем дә, тик машинамда жәйге резиналар шул.

Әнине тиз генә Ялтауга алып кайттым да, чәй эчәргә кыставына да карамыйча, юлны кар каплаганчы дип кире шәһәргә китү ягын карадым.  Ялтау – Иске Иштирәк юлын узып, Бәкер тавына барып житкәндә, юлны инде кар каплап өлгергән иде. Тауның яртысына менеп житкәндәрәк машинам, дулаган ат кебек боргаланды-боргаланды да, экранда бозлавык юлдан барган машина рәсемен күрсәтеп шып туктап та калды. Нишләргә дә белмичә, аварийканы кабызып, ручной тормозга бастым. Минем алда берәү шулай аптырап утыра иде инде,  мин дә килеп өстәлдем. Безне узып бер джип тауга менеп китте, тик ерак китә алмады,  ул да аварийкасын кабызырга мәҗбүр булды. Берәү, боргалана-боргалана булса да, тәки менеп китте бит, бу бик оста йөртүчедер,  дип карап калдым. 
 .Минем артта да туктап калучылар шактый жыелды. Нишләргә дә аптыраган.  Минем алда туктап калган машина, борылып,  әкрен-әкрен генә таудан төшә башлады, миңа карап елмаеп китеп барды. Миңа ярдәм итә алмасмы, дигән карашыма исе дә китмәде моның. Аннан тагын берәү әкрен генә кырыемнан узып китте.
 Артта, җитмәсә, бала да бар бит әле минем. Ул да кайгыга батты, сөйләшергә дә куркып тик утыра, балакай. Аптырагач, туганыма шалтыратып, өскә дә менә алмыйм, аска да төшәргә куркам, дидем. Ул: "Җайлап кына борыл, курыкма, аннары әкрен генә төш тауны, шуннан Яңа Иштирәк аша китәрсең",- диде. Яңа Иштирәк аша китәрсең дә, Сугышлы тавын каян әйләнермен соң дип, тагын куркып калдым. Юк инде, таудан исән-сау төшсәм, машинаны Иске Иштирәктә кайнанайның ишегалдына кертеп куям да бу кар эреп бетмичә кузгалмыйм, дип ныклы бер карарга килдем. 
Шулай әкрен генә киттем төшеп. Кайтарып куйдым машинаны, узем куркудан калтырап торам. Телефоннан     һава торышын карыйм, кичке биштә яңгыр күрсәтеп тора, ярар, яңгыр яуса бик әйбәт, эретер дә китәрсең аннары жайлап кына дим. Кайнанамнарда 3 сәгать чәйләп утырганнан соң,  чынлап та, сәгать нәкъ 5 тә вак кына сибәләп яңгыр ява башлады. Аллага тапшырып, тагын юлга чыгып карарга булдым. Юл кардан ачылган. Бәкер тавын да мендем менүен, урман уртасында юлда кар бар, тагын алга да артка да барырга куркам, шулай да юлны дәвам итеп карарга булдым. Тауны машинам яны белән бераз шуып төшкәннән соң, чистарак юл башланып, жайлап кына китеп бардым. 
 Аллага шөкер, бу тауны уздым, дип куандым, тик алда әле Сугышлы тавы көтә. Юл юеш булса да карлы. Әкрен генә 20-40 чакрым тизлек белән барам. Минем артка тезелгән машиналарны күрсәгез, су буе, беркем дә узмый, бар да әкрен генә баралар. Менә Сугышлы тавына да җиттем, ул ярыйсы гына ачылган, менәрлек. Мендем, әмма алдагы юлның нинди буласын белсәм, 100 процент чыкмаган булыр идем мин буген юлга. Тимәш юлы кар белән тулган, кайчандыр моннан выжнатып 100 белән узып йөри идем түгелме соң? Карасам, 20 белән барам икән, узем куркам, манма тиргә баттым, мичне сүндерәм - тәрәзә парлана, кабызсам - яңадан шабыр суга батып төшәм. Шулай бер сундерәм, бер кабызам мичне. Аның өстенә яңгыр ява, тәрәзә чистарткыч бертуктаусыз эшләп тора. Шунда әнинен юлың Хаҗ юлыннан кайткан кебек булсын, кызым, дип теләгән сүзләре искә төште.  Мең бәлаләр белән 30 минутлык юлны сәгатьтән артык вакыт узып шәһәргә кайтып життек. 
Бәкер тавында, нишләргә дә белмичә аптырап утырганда, кырыемнан елмаеп узып киткән ирне күз алдына китерәм. Ник туктамады ул, ярдәм кирәкмиме дип, сүз белән генә булса да хәлемне белгән булса, нинди зур рәхмәткэ ия булыр иде. Хөрмәтле ир-атларыбыз, юлда бәлага юлыккан кешегә ярдәм итәргә тырышсагыз иде. Нинди генә кәттә машиналарда йөрсәк тә, без бит хатын-кызлар. Югалып та калабыз, билгеле. Андый вакытта без сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Бер-беребезгә битараф булмасак иде. Юкка гына юл газабы, гүр газабы, димиләр бит. Мин мәчеттә дин дәресләре алып йөргәндә, хәзрәт болай дип сөйләгән иде. "Пәйгамбәребездән берәүләр оҗмахка эләгүнең ансат юлын әйт әле, дип сораганнар. Ул: “Юлда яткан әйберне алып куегыз", - дигән. Мин аны болай дип анлыйм: юлда яткан әйберне генә түгел, юлда бәлага тарыган кешегә ярдәмгә килүне дә алгандыр ул үз эченә. 
 

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев