Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәхетсезләр нигә аерылышмый?

Сер түгел, парлылар арасында да үзләрен бәхетле тоймаучылар бар. Ләкин алар бергә яшәүләрен дәвам итә һәм аерылышуга бармый. Сәбәп нидә?

Америка һәм Канада психологлары кайбер бәхетсез парларга мөнәсәбәтләрне өзүнең ни өчен авыр булуын ачыклау өчен тикшеренү үткәргән. Анда ике меңгә якын кеше катнашкан.
Нәтиҗәдә, сәбәп мондый булып чыккан: кеше үз парының (иренең яисә хатынының) үзенә ничек бәйле булуын аңлый, аны кызгана һәм, гаилә тормышында бик бәхетле булмаса да, яшәвен дәвам итә.

Бу ачыш күпчелек кешеләрнең бик шәфкатьле, беренче чиратта, башкалар хакында кайгыртуын исбатлаган.
Үзегезнең гаиләгезгә күз салыгыз әле, парыгыз сезнең белән үзен корбан итеп яшәүче түгелме? Шулай булса, аның кадерен белегез һәм бәхетле итәр өчен барлык көчегезне салыгыз!

Фото: pixabay

/kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев