«Чишмә»леләр Әлмәттә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равил Рахмани белән очрашуда катнашты
28 мартта Әлмәт шәһәренең балалар китапханәсендә, әдәбият галиме, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равил Рахмани белән очрашу узды.
Бу хакта якташыбыз Гөлия Замалеева хәбәр итә.
Ул, ягъни “Татар гаиләсе” Бөтендөнья иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, әдәби әйдаман Замалеева Гөлия очрашуны оештырган һәм алып барган.
Әлеге күркәм чарада Ш.Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Алар арасында Илсөяр Салахова, Галия Хәлимова, Фәридә Әхмәтшина, Гөлназ Хәкимова һәм башка иҗат әһелләре бар иде.
Әдәбият галиме Равил Рахманиның «Кояшлы төркият» китабы белән танышуга багышланган иҗади чарада Равил Рахмани үзенең малай чакта ничек Хәсән Туфан белән танышуы, Миргазыян Юныс белән аралашкан еллары, Мәскәүдә эшләгән чакта татар теленә укыту буенча авторлык методикасын булдыруы һәм башка бик күп кызыклы темаларга сүз алып барды.
«Кояшлы Төркият» - ул лирик геройның хис-кичерешләренә, яшәү тәҗрибәсенә, фикер-фәлсәфәсенә таянып үскән милли үзаң эволюциясе. Китапта шулай ук «Хаклар йолдызлыгы» поэтик трактатының бер өлеше дә урын алган.
Очрашу шигъри чыгышлар, моңлы татар җырлары белән үрелеп барды.
Гөлия Нәбиулла кызы: “Зурлап килүегез өчен рәхмәтләр яусын, якташларым. Очрашуның бизәге булдыгыз”, дип хәбәр итә.
фотолар: Гөлия Замалеевадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев