Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовкадан Маргарита Казанда бүләкләнеп кайтты

«Татмедиа» бинасында «Туганайлар» газеты оештырган керәшен марафонына йомгак ясалды.

Марафонда катнашучылар һәр көн аерым бер темага «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәләрендә язмалар, фото-видеолар урнаштырган. Татарстан районнарыннан һәм Красноярск крае Комаровка авылыннан барлыгы 39 кеше 21 көн дәвамында биремнәрне үтәп барган.
 

Шул исәптән Федотовка авылында яшәүче, мәктәптә укытучы булып эшләүче Маргарита Степанова әлеге марафонда катнашып, финалга кадәр барып җитте. Һәм башка бүләкләнүчеләр белән бергә Казанга чакырылды. Беренче россиякүләм керәшенчә марафонда керәшен культурасын, фольклорын, гаилә мирасын танытканы, һәм актив катнашканы өчен Диплом белән бүләкләнде.

Марафон барышында катнашучылар нәселләре белән таныштырган, алар турында язганнар. Гаилә архивларыннан фотолар куелган.  Керәшен йоласы, бәйрәмнәре турында сөйләгәннәр.  Марафонның соңгы көнендә киләчәк буынга хат язганнар.

Язмаларны бүген дә Вконтакте социаль челтәрендә #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештэгына басып укырга була.

Маргаританы котлыйбыз!

фотолар: М. Степанованың социаль челтәреннән: https://vk.com/id63057862

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев