«Ябалак»та – Урмышлы мәктәбе укучылары призерлар
Тирән белем сорый торган сынау.
Яр Чаллы шәһәрендә татар телендә республикакүләм «Ябалак» фән олимпиадасы узды. Бу олимпиадада укучылар берьюлы берничә фәннәр буенча: 3-4 нче сыйныфлар математика, татар теле, әйләнә-тирә дөнья; 6 нчы сыйныфлар татар теле,математика, география, биология, тарих фәннәреннән үз көчләрен сынап карадылар.
Олимпиаданың төп үзенчәлеге шунда: фәннәрне яхшы белү генә җитми, аларны татар телендә дә белү шарт.
«Ябалак» олимпиадасында районыбызның Урмышлы мәктәбеннән 4 укучы: 3 нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Сәет, 4 нче сыйныф укучысы Мугинов Салават, 6 нчы сыйныф укучылары Минибаев Алмаз һәм Хәбибуллин Сабир катнаштылар.
Минибаев Алмаз һәм Хәбибуллин Сабир олимпиаданың призерлары булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән педагогларны уңышлары белән котлыйбыз!
фото: Урмышлы мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев