Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЯЛГЫЗ СӘЯХӘТ ИТӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Ел саен иремә, бергә ял итәргә барыйк, дим.


Ләкин ул йөрергә яратмый. Ялы да авыл белән шәһәр арасында уза. Тик мине мондый тормыш канәгатьләндерми. Диңгез буена, чит илгә барырга хыялланам. Хәзерге заманда үзең генә сәфәргә чыгып китсәң дә, куркыныч түгелдер. Хатын-кыз ялгыз сәяхәт итә аламы?

Лилия, Казан.

Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:
— Хәзерге заманда хатын ир белән тигезләшергә тырыша. Машина йөртә, сәфәргә чыгып китә. Ләкин хатын-кызга карата ислам динендә аерым таләпләр бар. Шуларның берсе — гүзәл затка ялгыз сәяхәт итәргә ярамый. Яныңда ирең яки мәхрәм, ягъни өйләнешү тыелган якын кардәшең булырга тиеш. Бу улың, абыең йә энең булырга мөмкин. Хаҗга барганда да шундый таләп. Кайбер хатын-кызлар: “Хәзер цивилизация, хаҗга оешкан төркем белән барабыз, анда җитәкче була. Сәфәргә ялгыз баруның нинди куркынычы булсын, әкият сөйлисез”, — ди. Моны уйлап чыгармадым, бу — Аллаһы Тәгаләнең әмере. Шәригатькә каршы килеп ялгыз сәяхәткә барсагыз, хаҗ кылсагыз, бәрәкәте, савабы булмавы бар. Аллаһ сакласын.

Чыганак: https://vk.com/id412960583

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев