«Яздан аерып булмый Тукайны» - Лениногорск Ветераннар советында «Чишмә»нең ачык утырышы
Иҗат дулкынында.
18нче апрель көнне Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсенең ачык утырышы Лениногорск шәһәренең Ветераннар советында “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән исем белән үтте.
Ветераннар Советын бер ел буе лаеклы ялдагы мөхтәрәм укытучы, Ш. Бикчурин исемендәге”Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзасы һәм премиясе лауреаты Галия Җәмил кызы Хәлимова җитәкли.
Аның уң кулы булып коллегасы Хәлимә Муса кызы тора. Галия ханым кичәне башлап, эшләнгән эшләре белән таныштырды. Ел эчендә күп эшләр башкарылган. Агачтан эшләнгән картиналар, рәсемнәр күргәзмәсе куелган. Республика күләмендәге “Балкыш” әдәби-музыкаль чарада катнашып лауреат исеменә лаек булганнар. Мәгариф хезмәткәрләре Ветераннар советы, аның рәисе – Люция ханым Ильина белән дә тыгыз эшлиләр. Люция ханымның эше дә югары бәяләнде.
11нче гимназиянең ”Айсылу” театр җитәкчесе Зөмәрә Шарапова җитәкчелегендә укучылар Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» , «Бала белән Күбәләк», «Шүрәле» әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар бик килешле уйнадылар.
Кичәне Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» берләшмәсе җитәкчесе, Ш.Бикчурин исемендәге, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь Таһир Ярулла улы Шәмсуаров дәвам итте. Һәрберебезне аерым шәрехләп сәхнә түренә чакырды. Г.Тукайга багышлап шигырьләр күп яңгырады бу көндә. Җырчы-композитор, Ш. Бикчурин премиясе лауреаты Гөләндәм Зәки кызы Кәбирова шигырен, җырын да башкарды, Әлфия Мөдәрис кызы Сөләйманова китапларын бүләк итте.
Лениногорскиның хөрмәтле ветераны – Наил Сәйдәшев үзенең гаилә шәҗәрәсе белән чарада катнашучыларны таныштырды. Ул моңа күп еллар вакытын архивларда эзләнеп, ерак җирләргә барып, йөреп ирешкән. Искиткеч кадерле истәлек килеп чыккан.
Тәмле сүз күркәм табын артында дәвам итте. «Чишмәлеләр» киләчәктә дә бергә бердәм булырга язсын дип, куллар биреште.
Ветераннар советы бинасындагы музей бүлмәләре, күргәзмә әсбаплар карап күңелебез хушланды. Хөрмәтле ветераннарга тән сихәтлеге, рух ныклыгы теләп таралыштык.
Әлфия Сөләйманова
фотолар: Ә. Сөләймановадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев