Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Лениногорск ЮХИДИ бүлеге кисәтә: 12–20 октябрьдә Колшәрип – Әлмәт тимер юл аралыгындагы 74нче километр, 5нче пкда урнашкан тимер юл кичүендә (Р-239 «Казан — Оренбург» трассасының 244нче километры) юл өслеген ремонтлау эшләре башкарылачак.
Эшләр 12 октябрьдән 8:00дән 20 октябрьгә 17:00гә кадәр барачак.
Хәрәкәт ничек оештырылачак? Транспортлар бер полосадан йөриячәк, тоткарлыклар булырга мөмкин. Шоферлардан маршрутны алдан планлаштыруларын, тоткарлыкларны исәпкә алуларын, юл билгеләре һәм ДПС хезмәткәрләре күрсәтмәләрен үтәүләрен сорыйлар.
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Нет комментариев