Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ике яшь йөрәк кавышты: бәхетле булсыннар (ФОТОЛАР)

Фотодагы күркәм парның никах туенда катнашкач, никахлар күктә укыла дигән сүзләрнең асылына тагын бер кат төшендем. Шәһәребездәге «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы бүлекчәсенең беренче җимешләре – Артур һәм Гөлнара, күптән түгел никах укытып гаиләле булдылар. Ә мәхәббәт тарихының башы болайрак башлана...

 Язмам геройларын  “Ак калфаклы”лар таныштыра

 Дөрес, Гөлнарага сине бер егет белән таныштырабыз дигәч, аның әллә ни исе китми. Җитмәсә, егет тә бик еракта, гомер күрмәгән-ишетмәгән  Воркутада яши, анда эшли икән.  Аннан Гөлнарада “кияү кайгысы” да түгел, аны   бөтенләй башка мәшәкатьләр кызыксындыра. Ул ял итәргә бару, ике атналык ялын файдалы итеп үткәрү  планнары  белән яна.  Тик шулай да сөйләшә,  үгетли торгач,  бер генә күз белән булса да “кияү”не карарга күндерәләр. Менә аңа интернет аша булачак иренең фотосын салалар. Ышанасызмы-юкмы, Гөлнарага ул бер карауда  ошый. Кызлар гомерлек яр сайлаганда, булачак тормыш иптәшендә әтисенең чалымнарын эзли икән, дип ишеткән бар иде инде.  Егетләр дә күпчелек булачак хатыннарын  әнисенә охшатып сайлый.  Гөлнара да, әтисенең яраткан  кызы буларак, Артурны әтисенә охшата.
-Әнием, кара әле, бу кеше бигрәк әтиемнең яшь чагына охшаган. Шундый ук зур һәм кара күзле,- дип аның белән танышырга ризалаша.
 Ә менә кияү егете  Артурга килгәндә, акыллы татар кызы белән таныштырырга теләүләрен белүгә,  бик теләп ризалаша. Аңа да Гөлнараның рәсемен салалар. Фотода роза чәчәкләре тотып,  елмаеп торучы, зифа буйлы кызга шундук гашыйк була. “Менә ул зарыгып көткән ярым” дигән уй башыннан йөгереп уза. Аның да ял вакыты җиткән, Лениногорскида яшәүче әнисен күрергә нияте зурдан. 
Артурның әнисе Розалия Гордеева тумышы белән Актаныш ягыннан икән.  Гомер буе Себердә яши, лаеклы ялга чыкканчы Воркута шәһәрендәге санэпидстанциядә эшләгән. Бердәнбер улын ялгызы гына үстерә ул. Лениногорскига  2017 елда кайта һәм җыр-биюгә һәвәс булган ханым “Ак калфак” оешмасына  йөри башлый. Менә шунда инде аның буйдак улы бар икәнен белеп, Гәүһәр апа белән Розалия апа ике йөрәкне, һичшиксез, таныштырырга-кавыштытырга кирәк дип уйлыйлар.  Артур кәләше белән кызыксына башлый,  Гөлнараның чит илгә барырга җыенып йөрүен белеп, ул да путевка ала. Шулай итеп, Гөлнара белән Артур берничә көн аралашкач,  бергә ял итәргә Мисырга очалар. Шул ун көн эчендә алар мәңгегә бергә булырга, дигән фикергә киләләр. Гөлнара өенә шалтыратып:
-Әти-әни, Артур бик тәрбияле егеткә охшаган. Ул миңа карата шулхәтле итәгатьле, ягымлы. Без өйләнешергә булдык, кайткач ук никах укытабыз, - дип шатлыклы хәбәр җиткерә. 
   Әйткән сүз-аткан ук дигәндәй, килешкәнчә эшлиләр дә. Озакка сузмый,  ялдан  кайтканның икенче көнендә үк  ике яшь йөрәк никахлаша. 

“Ихлас” мәчетендәге никах бүлмәсенә  Гөлнара белән Артурның иң якыннары гына  җыелды 
Милли киемнәр кигән “Ак калфак”лыларны күргәч, яшьләргә никах укырга әзерләнгән Булат хәзрәт бермәлгә аптырап та калды. “Сез кайсы әкияттән буласыз?”, - дип гаҗәпләнеп сорады. Бу оешманың халыкның  үткәнен искә алу, борынгы гадәтләрен кайтару  буенча  эш алып баруы  турында әйтеп уздык,   димче булган  хөрмәтле кунаклар булуыбызны аңлаттык. Ул: “Бик яхшы, бездә дә буйдак егетләр күп, сезгә җибәрергә кирәк икән”, - диде. Чынлап та, “Ак калфак” оешмасына алга таба да шундый таныштыру-кавыштыру эшен дәвам итәргәдер. Шәһәр һәм районда ялгызлар юк түгелдер.
Менә шулай яшьләр кавышты. Гаилә корырга аралар ераклыгы да киртә түгел, тик Аллаһы Тәгаләдән вакыт кына кирәк. Әбиләр әйтмешли, күктә укылган никах, җирдә укылмый калмас. Шулай ук кемнеңдер, безнең очракта, “Ак калфаклы”ларның бу эшкә алунулары да зур  этәргеч булгандыр.  

Зилә Мөдәррисова мәкаләсе һәм фотолары

Тулырак варианты "Заман сулышы" газетының җомга санында
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев