Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Ишегаллары төзекләндерелә башлагач, шәһәрнең йөзе үзгәреп китте: Лениногорскида «Безнең ишегалды» күршеләр фестивале узды

Татарстанда «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивальләре дәвам итә. Лениногорскиның “Юбилейный” паркында да күңелле бәйрәм үтте.

Парктагы бәйрәм кичке якта булганлыктан, эш сәгате беткәннәр дә, көн дәвамында өй хезмәтеннән арыганнар да, балалы әниләр, шулай ук җәйге каникулда ял итүче балалар да паркка җыелды.

Әлеге парк Лениногорскидагы – гүзәл почмак.  Бу матур урын – моннан 8 ел элек йөзен үзгәрткән бер проект – парклар, яр буйлары һәм скверлар төзү программасы нәтиҗәсе.

Лениногорскилыларга сәламләү сүзләрен “Бердәм Россия” партиясенең  Лениногорск җирле бүлекчәсе секретаре Марат Гирфанов, республика активы вәкиле Айрат Хәйруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Хәнипов һәм Ренат Вәлиуллин, иҗтимагый ярдәм Штабы әгъзасы, “Татнефть” хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова җиткерде. Алар “Безнең ишегалды” программасы тормыш сыйфатына ничек йогынты ясавын, муниципалитетны үзгәртүен,  һәм республикада соңгы 5 елда ниләр башкарылуы хакында сөйләделәр. 

Моннан 5 ел элек Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча ишегалларын төзекләндерү программасы эшли башлады, аны барлык муниципалитетларда хупладылар. Шушы вакыт эчендә Лениногорск районында 140 ишегалды төзекләндерелгән, шул исәптән 32 ишегалды – район авылларында. Дүрт ел эчендә 978 эскәмия, 692 чүп савыты, 93 уен мәйданчыгы, 31 спорт мәйданчыгы, 836 яктырткыч багана яңартылган. Гомумән алганда, 45 мең кешенең яшәү шартлары яхшырган. 

«Лениногорскида битараф булмаган кешеләр яши, алар «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда, проектлар турында фикер алышуда, үз мәнфәгатьләрен яклауда актив катнашалар. Һәр йортны яңарту нәкъ менә сезнең теләкләрне, инициативаларны исәпкә алып үткәрелде», - диде Марат Гирфанов.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Лениногорскида республика ярдәме, дәүләт программалары нәтиҗәсендә иҗтимагый киңлекләр яңартылды. Мәсәлән, буш урында яңа «Яшьлек» экстрим-паркы барлыкка килде, урман паркы, «Мәхәббәт» паркы, түбән сулык территориясе төзекләндерелде.

Республика активы вәкиле Айрат Хәйруллин Лениногорскидагы үзгәрешләрне күрү аңа һәрвакыт шатлыклы, дип сөйләде, Лениногорск аның балачагы белән бәйле.

«Шәһәр республика белән бергә үсә. Татарстан бүген – Россиянең иң тиз үсеш алучы төбәкләрнең берсе. Барлык юнәлешләр буенча үсеш алды: машина төзелеше, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, юллар, цифрлы технологияләр», - диде ул.

Республика уңышлы экономика һәм ышанычлы социаль яклау, алдынгы технологияләр һәм табигатькә сакчыл караш кушылган төбәк статусын раслады.

“Безнең ишегалды” – муниципалитетларның йөзен үзгәрткән масштаблы программа. Ишегалды бит ул – без фатирдан чыгуга иң беренче күренә торган күренеш. Һәм ул тәртиптә булганда, ял итәргә, балаларга уйнарга һәм машинаны куярга урын булганда гына  күңелле», - дип ассызыклады Хәйруллин.

Бәйрәм “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Бүләкләнүчеләр арасында күпбалалы әни, шәһәрдә яшәүче – Надежда Белова.  Ул Лениногорскида күптәннән яши. Дүрт бала үстергәннәр, хәзер алты оныклары бар. Аның куллары белән ясалган матурлыкка күршеләре һәм үтеп баручылар да соклана икән. Ул күп еллар переулок Стадионный урамы ягында матур чәчәкләр һәм яшеллек үстерә, түтәлләрне карый. 

“Башта мин клумбаларны карый башладым, аннары миңа күршеләрем дә кушылды, үсентеләр турында фикер алышабыз, киңәшләшәбез. Шулай итеп, күршеләр белән дуслык та ныгый. Безнең ишегалдын моннан 2 ел элек төзекләндерделәр. Төзекләндерү алдыннан барлык эшләрне уртага салып сөйләштек. Безнең теләк-тәкъдимнәребез дә исәпкә алынган иде. Асфальт җәйделәр, тротуар яңартылды, яңа яктырткычлар куелды. Балалар өчен уен мәйданчыклары да ясалды. Бик матур булды. Без моңа шат кына. Шундый уңайлы шартлар тудырган өчен республика, район җитәкчелегенә без бик рәхмәтле”, - ди Надежда Белова. 

Очрашу “Татарстанда җәй” проекты кысаларында оештырылган зур концерт программасы белән дәвам итте. Лениногорск артистлары, аннары Казан артистлары Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов матур җырлар бүләк итте, Түбән Каманың Т. Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары чыгышы да күңелле булды. 

Парк территориясендә балалар уйнады, күңел ачты, шахмат һәм башка уеннарда катнаштылар.  

Ә бу вакытта фестиваль мәйданы янәшәсендә “Бердәм Россия”нең пикет палаткалары эшләде. Анда Татарстан Рәисен сайлауда «Бердәм Россия» партиясеннән кандидат Рөстәм Миңнехановка теләктәшлек күрсәтеп, агитация материаллары тараттылар. 14 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көне, Татарстан Рәисен һәм муниципалитет советларына депутатларны сайлаулар узачак.

Розалия Мостафина

Лениногорскида төзекләндерелгән ишегаллары
2020 елда – 25 
2021 елда – 29
2022 елда – 46
2023 елда – 24
2024 елда – 16

Быел – 2025 елда 18 ишегалды төзекләндереләчәк

Фикер
Регина Мөхәммәтшина, Яңа Чыршылы авыл башлыгы:
-    Яңа Чыршылы авылында моннан 3 ел элек, 2022 елда “Безнең ишегалды” программасы буенча  Центральная урамы, 13нче һәм  14нче йорт ишегалларында төзекләндерү булды. Әлбәттә, эшләрдән соң, бик матур булып калды. Төзекләндерү барышында яңа асфальт салынды, яктырткычлар ясалды, балалар өчен мәйданчык, ял итәргә эскәмияләр барлыкка килде, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы ясалып, анда чүп савытлары куелды.

Исегезгә төшерәбез
 «Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Рәисе) кушуы буенча тормышка ашырыла. Аны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге әлеге программаны биш ел дәвамында республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашыра,  зурлыгы һәм катнашучылар саны буенча аңа ил күләмендә тиңнәр юк. Бүген 5174 ишегалды төзекләндерелгән, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев