Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк, Кирлегәч мәктәбе укучылары “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең I турыннан җиңү белән кайттылар

“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зональ турлары башланды.

Бәйгенең  финалы  исә апрель ахырында узачак.

Лениногорск районы укучылары бәйгенең Мөслимдә үткән зональ турында катнашты.

Кирлегәч мәктәбенең 9нчы класс укучысы Маһиҗанов Ислам "Краблар" дип аталган проза әсәре белән катнашты.

Язучылар, тел галимнәре Исламның язмасына, чыгышына югары бәя биргәннәр. Ул – беренче тур җиңүчесе булган. Кирлегәч мәктәбе бәйгенең финалына да үтәр, дигән өметтә кала. Исламның укытучысы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Сабирҗанова. 

Иске Иштирәк мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Рәзинә Мортазина һәм 9нчы класстан Диләрә Мәҗитова “Драматургия” һәм “Журналистика” номинацияләре буенча катнашып, шулай ук беренче тур җиңүчеләре булды.

Кызларның укытучысы – татар теле һәм әдәбият укытучысы Мөнирә Хаҗипова.

Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев