Иске Иштирәк мәктәбе укучысының фәнни эше иң яхшылар арасына кергән
Әлмәттә мәктәп укучыларының XXIII ачык региональ фәнни-гамәли конференциясе узды.
«Школьники – науке XXI века» конференциясе ул – фәнгә таба атлау өчен беренче мәйданчык булып тора, “Одаренные дети” программасы кысаларында уздырыла.
Конференция «Татнефть» хәйрия фонды һәм Әлмәт районы мәгариф идарәсе ярдәмендә үткәрелгән.
Татарстанның 8-11нче сыйныф укучылары белән беррәттән Лениногорск районының Иске Иштирәк мәктәбе укучысы да бу конференциядә катнашты, дип хәбәр итә мәктәп сайты.
9нчы сыйныф укучысы Диләрә Мәҗитова сайлап алу этабына уңышлы үтте. Эксперт советы фикеренчә, укучының эше иң яхшы эшләр арасына сайлап алынган.
Котлыйбыз Диләрәне. Аны бу конференциягә әзерләүдә тырышлык куйган укытучы Мөнирә Хаҗипова да аерым мактау сүзләренә лаек.
фото: мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев