Көзге муллык.
Көз аенда мәктәптә уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы инде ул Көзге бал. Көз алтын төсләре, муллыгы һәм күркәмлеге белән аерыла. Укучылар һәм укытучылар әзерләгән көзге бал бәйрәмендә дә әлеге сүзләр чагылыш тапты.
Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясаганнар, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән дәвам итте. Хәтта көзге уңыштан, яшелчәләр уңышыннан тәмле-томлы ризыклар да әзерләгәннәр.
Укытучылар Галяутдинова Рушания Котдусовна һәм Гирфанова Рушания Саидовна һәм укучылар көче белән оештырылган бәйрәм күңелле генә узып киткән.
фотолар: мәктәптән
Нет комментариев