Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбенең яшь экологлары чишмә тирәсен җыештырды

Мәктәпнең “Яшь урманчылар” командасы экологик акция уздырды.

Укучылар җитәкчеләре – укытучы Рушания Галәветдинова белән берлектә Куш кое чишмәсе тирәсенә бардылар. Алар чишмә һәм территоррияне чистарттылар.

Кипкән ботакларны кистеләр, чүпләрне җыйдылар. Әлеге чишмә янына ял итәргә килүчеләр күп була икән, шунлыктан чүп-чарлар монда күп кала.

Чишмәгә бару юлында “Яшь урманчылар” пластик шешәләр, азык-төлектән калган пакетлар, фантикларны да җыйганнар. 3 капчык чүп белән тулды, дип хәбәр итә алар.

Табигатьне пычратмыйк, сакчыл булыйк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев