Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылары» республикакүләм экологик квестта призлы урын алды

Квест берничә көн үтте.

Иске Иштирәк мәктәбе сайты хәбәр иткәнчә, мәктәпнең  “Яшь урманчылар” командасы (җитәкчесе - Рушания Галәветдинова) республикакүләм дистанцион экологик квестта катнашкан.

 15 гыйнвардан  8 февральгә кадәр Казан шәһәренең Яңа Савин районының «Мәктәптән тыш эшләү үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе базасында «Туган як сукмаклары» республика дистанцион экология квесты үткәрелде. Квестта 36 команда катнашты.

Квест нәтиҗәләре буенча  “Яшь урманчылар” командасы, география укытучысы Рушания  Галәветдинова җитәкчелегендә II урынны яуладылар.

Афәрин, укучылар!

  • Билгеле булганча, Иске Иштирәк мәктәбендә “Яшь урманчылар” мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Укучылар һәм экологик берләшмә җитәкчесе Рушания Котдусовна белән бергә күп эшләр башкаралар.

 

фото: https://vk.com/feed?w=wall-211982589_317

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев