Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер авылы урманында «Татарстанның чиста урманнары» акциясе үтте

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 9 сентябрьдән башланды, 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Иске Шөгернең табигать чисталыгына битараф булмаган апалары, ханымнары “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнашты, алар авыл янындагы Сабантуй мәйданы тирәсендәге урманнан чүпләр чыгарды.

Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, авыл советында эшләүчеләр Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова җитәкчелегендә урман территориясен чүптән арындырды.

“Урманны саклау – һәр кешенең бурычы һәм җаваплылыгы, - ди Лилия Шиһапова. – Урманда санитар-экологик хәлне яхшыртуга өлешебез керсен дип, кызлар белән барып, бераз чистарттык. Кызганыч, урман территориясендә чүп-чар җитәрлек”, - ди ул.

Сабантуй мәйданы тирәсе булгач, бәйрәмгә сату итәргә килгән сәүдә нокталарыннан калган чүпләр дә булган, моны дәлилләүче әйберләр, чеклар да килеп чыккан.

Чүпләрне капчыкка тутырып, аннан  йөк арбасына төягәннәр. Арбаны машинага такканнар. “Бер арба капчыклар белән тулды”, - ди Лилия ханым. Чистартып кайткач, аларның да күңелләре чистарып калган кебек булган. Туган як табигате, аның сакчыллыгы өчен борчылып торганга шулайдыр ул.

Иске Шөгердән актив ханымнарның берсе – Зөлфә Малышева чисталык өчен көрәшүче. Ул хәтта урманга гөмбәгә барган җиреннән дә капчыкка чүпләр төяп кайта икән.

Язманы тулырак «Заман сулышы» газетында, җомга, 4 октябрь  санында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев