Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Юбилейный” бассейны тренерлары яшь спортчыларга лаеклы үрнәк күрсәтте

Лениногорскиның “Юбилейный” йөзү бассейны командасы Мәскәүдә ярышларда булып кайтты.

Сигез спортчыдан торган шәһәребез командасы исәбендә бассейнның ике тренеры Екатерина Рәхимова һәм Константин Капитонов та бар иде.

Бәйге илебез башкаласының “Янтарь” спорткомплексында узды. Ярышлар  ул Россия Федерациясе ягулык-энергетика комплексы компанияләре арасында йөзү буенча шәхси-команда көч сынашулары булды.

Лениногорск командасы составында чыгыш ясаган, “Юбилейный” бассейны тренеры Екатерина Рәхимова  брасс стилендә 50 метр һәм ирекле стиль белән шулай ук 50 метр араларга узышта абсолют чемпион булды. Ул команданың медальләр җыелмасына берьюлы ике алтын медаль өстәде.

Ә Константин Капитонов ир-атлар арасында иң яхшы йөзүчеләр рәтенә керде.

Эстафета яршларының нәтиҗәләре буенча да, гомуми команда зачетында да  "Татнефть" җәмгыяте җыелма командасы мактаулы 3 нче урынны алып, бронза призер булды.

«Безнең бассейнда тәрбияләнүче балаларның карап - үрнәк алырлык остазлары бар, бу - горурлык»,- диде  йөзү комплексы җитәкчесе Владимир Шуваткин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев