Юлтимер авылының «Нәргиз» ансамбле үзәк китапханәдә кунакта булды (+фотолар)
Милли йолаларны саклау юнәлешендә.
Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә “Халкыбыз җәүһәрләре” дип исемләнгән фольклор кичә узды. Әлеге әдәби-мәдәни чараның кунаклары – Юлтимер авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Нәргиз” ансамбле иде. Бу хакта үзәк китапханә сайты хәбәр итә.
Әлеге ансамбль бәйрәм һәм чараларда җыр-биюләр башкарып кына калмыйча, тагын да әһәмиятле юнәлеш алып бара: милли йолаларны онытмыйча, халыкка кайтару, яшь буынга тапшыру буенча да даими эшли.
Кичә барышында алар тамашачылар хозурына татар халкының буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгәчә сакланып килгән “Каурый өмәсен” тәкъдим иттеләр.
Әлеге фольклор күренеш безне үткәнгә алып кайтты, хатирәләрне яңартты. Милли уеннар, җыр-моң, гармун көйләре, кызыклы мәзәкләр, табышмаклар әлеге чарага килгән һәркемнең күңеленә хуш килде.
“Нәргиз” ансамбле егет-кызлары 11 гимназиянең 7 сыйныф укучыларын һәм әлеге чарага килгән барлык әдәбият, сәнгать сөючеләрне “Каурый өмәсе” йоласы, халкыбызның милли уеннары - “Канат сатам”, “Канат әйләндерү”, “Кулъяулык”, “Өчле” уеннары белән таныштырдылар. Олысы, кечесе дә бик теләп әлеге уеннарда бик теләп катнаштылар.
Күмәк җырлар, канат сыдыру, май канаты ясау серләре белән танышып фольклор кичәнең узганы сизелми дә калды.
Афәрин “Нәргиз” ансамбле! Кечкенә генә авылда шундый милли җанлы ансамбль булу – зур горурлык.
фотолар: үзәк китапханәдән





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев