Камал театрының яңа бинасын ачканда символик ачкыч Әсфәндиярга бирелгән
Әсфәндияр - якташ артистыбыз Раил Шәмсуаровның улы.
Казанда берничә көн элек Галиәсгар Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды.
Камал театрының беренче бинасы Горький урамында урнашкан иде, хәзерге вакытта анда Тинчурин театры эшләп килә. Икенче бина Татарстан урамында, ә яңа театр бинасы Һади Такташ урамында, нәкъ Кабан күле яр буенда балкып тора.
Дәрәҗәле кунаклар катнашында театр бинасы ачыла.
Символик ачкычны театрның иң өлкән артисты Равил Шәрәфиев яшь буынга тапшырачагын әйткән, бу татар театрында буыннар алмашы булуын искәртә.
«Кадерле дуслар! Хөрмәтле кунаклар! Кызганычка, артист гомере буе яшь булып тора алмый. Менә миңа карагыз. Шуңа күрә бу символик ачкычны мин театрыбызның иң яшь вәкиленә тапшырам», – диде Равил Шәрәфиев ике телдә.
Ачкычны алырга чыккан нәни малай янәшәсендә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев та бар иде – малай артында басып торган баш режиссер, аның кулыннан ачкыч төшеп китмәсен дип, тотып алырга әзер торды. «Рәхмәт, Равил бабай!» – диде малай.
Әлеге малай – якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, Яңа Иштирәктә туып-үскән Раил Шәмсуаров улы – Әсфәндияр.
Камал театры артисты Раил Шәмсуаров һәм театрда диктор-тәрҗемәче, «ТНВ»каналындагы «Манзара» тапшыруы алып баручысы Зөлфия Шәмсуарова – күпбалалы гаилә. Алар гаиләсендә өч бала үсеп килә. Зурысы – Нәфисә, аннары Әсфәндияр һәм өченчесе Шәүкәт.
фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев