Казан аэропортының өченче терминалын Татарстан Республикасы көненә ачу планлаштырыла
Казан аэропортының өченче терминалын Татарстан Республикасы көнендә ачу планлаштырыла.
Ул эчке линияләргә хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
«Өченче терминалны август ахырында техник файдалануга тапшыру планлаштырыла. Төзелешне финанслау белән проблемалар юк. Аның заказчысы «Казан» халыкара аэропорты үзе», - дип сөйләде ул.
Министр сүзләренә караганда, проектны Covid-19 чорында йөз көн эчендә йогышлы авырулар хастаханәсе корпусын төзегән «Ак Таш» компаниясе гамәлгә ашыра.
«Бүген бу Россиядә мондый вакыт эчендә төзелә торган бердәнбер объект. Төзелеш башланганганга 15 нче ай бара. Мондый объектлар озаграк төзелә», - дип ассызыклады ул.
Аэропортның яңа объекты файдалануга тапшырылганнан соң, 1 һәм 1А терминаллары реконструкциядән соң халыкара рейсларга хезмәт күрсәтәчәк. Икенче терминал рәсми делегацияләрне кабул итү һәм җибәрү буенча эшләвен дәвам итәчәк.
Фото: Баш дәүләт экспертизасы сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев